Бакчада (4-7 яшьлекләр өчен)
Максат: Балаларны яшелчә, җиләк-җимешләр белән таныштыруны дәвам итү; аларда сүз байлыгы, сөйләм күнекмәләре үстерү;
халык авыз иҗатына кызыксыну уяту, күмәклек тәрбияләү.
Җиһазлау: яшелчә, җиләк-җимеш муляжлары, кәрзин.
Уен барышы:
Балалар түгәрәктә әйләнеп җырлыйлар. Уртада бер бала кәрзин тотып идәнгә сибелгән муляжларны җыя, кушымтаны җырлаганда кәрзинен
куеп уртада бии.
Кишер-кыярлар җыярга
Бакчага барам әле.
Кәрзинемә помидорлар,
Алмалар салам әле.
Әй дускаем кил әле,
Бакчабызга кер әле,
Анда ниләр үсә икән
Шуны уйлап бел әле.
1-вариант: балалар чиратлап русча (я киресенчә) яшелчә исемнәре атыйлар, уртадагы бала тәрҗемә итә, кемнекен тәрҗемә итә алмый, шул бала уртага керә.
2-вариант: балалар чиратлап төрле яшелчәләрне тасвирлап бирәләр, уртадагы бала исемен атый, кемнең тасвирламасын атый алмый, шул бала уртага керә.
3-вариант: уртадагы бала күзен йомып чүгәләп утыра, балалар чиратлашып яшелчә исемнәрен пышылдыйлар, кемнең тавышын танымый, шул бала уртага
керә.
Шәрифуллина Гөлфия, Яр Чаллы шәһәре, 19 нчы балалар бакчасы
