ДЕТСКИЕ ТАТАРСКИЕ СТИХИ
 
контакты: bala-chaga@mail.ru

Урманда (4-7 яшьлекләр өчен)

Максат: Балаларны әйләнә-тирә, чәчәк исемнәре белән таныштыруны дәвам итү; аларда сүз байлыгы, сөйләм күнекмәләре үстерү; халык авыз иҗатына кызыксыну уяту, күмәклек тәрбияләү.

Җиһазлау: төрле чәчәкләр, тәкыя.

Уен барышы:
Балалар түгәрәктә әйләнеп җырлыйлар. Уртада тәкыя кигән бер бала идәнгә сибелгән чәчәкләрне җыя, кушымтаны җырлаганда уртада бии.

Матур чәчәкләр җыярга
Урманга барам әле.
Тәкыяма ромашкалар
Миләүшә тагам әле.

Әй дускаем кил әле,
Урманнарга кер әле.
Анда нинди чәчәк үсә
Шуны уйлап бел әле.

1-вариант: балалар чиратлап русча (я киресенчә) чәчәк исемнәрен атыйлар, уртадагы бала тәрҗемә итә, кемнекен тәрҗемә итә алмый, шул бала уртага керә.
2-вариант: балалар төрле чәчәкләрнең төсен, формасын тасвирлап бирәләр, уртадагы бала исемен атый, кемнең тасвирламасын атый алмый, шул бала уртага керә.
3-вариант: уртадагы бала күзен йомып чүгәләп утыра, балалар чиратлашып чәчәк исемнәрен пышылдыйлар, кемнең тавышын танымый, шул бала уртага керә.

Шәрифуллина Гөлфия, Яр Чаллы шәһәре, 19 нчы балалар бакчасы

Татарские стихи
для детей