ДЕТСКИЕ ТАТАРСКИЕ СТИХИ
 
контакты: bala-chaga@mail.ru

Мәктәпкә әзерлек төркемендә математикадан еллык йомгаклау шөгыле

Максат: Балалар бакчасында өйрәнгән белемнәрне гомумиләштерү; санны ике, өч кечерәк санга таркату алымнарын белү; линейка ярдәмендә башлангыч үлчәү күнекмәләре булдыру, атна көннәре эзлеклелеге турында күзаллауларын ныгыту, балаларда зирәклек, тапкырлык тәрбияләү.

Җиhазлау: геометрик фигуралар, "2 шәр бензин багы", мисаллар язылган бияләйләр, квадрат һәм турыпочмаклык формасындагы "яулыклар", линейкалар, "төймәләр" ясалган кәгазь битләре, чәчәк букетлары, машина формасыда схема, чемоданнар, кроссворд, Лунтик, чияләр.

Бүген безгә кунакка Лунтик килгән. Аның айда калган үзенең иптәшләренә күчтәнәч-бүләкләр җибәрәсе килә икән. Ә ул ничек җибәрергә һәм нәрсәләр җибәрергә икәнен белмим ди. Балалар, бәлки ярдәм итәрбез. (Ситуация)

1) Без күчтәнәчләрне нәрсә белән җибәрербез микән?
Балалар уйлыйлар, төрле вариантлар әйтәләр...
- Әйдәгез ракета белән җибәрик. Ә хәзер геометрик фигуралар ярдәмендә ракета төзибез...

2) Ракета очып китсен өчен нәрсә кирәк?
- Әйе, бензин. Һәр балага 10л. бензин алырга кирәк, ләкин ул бер кулга авыр, шуңа күрә 2 савыт белән тотарга кирәк (кәгазьдән 2 шәр бензин багы формасы куелган була). 10 санын кушылучыларга бүлү. Ракетага бензин салдык. Ракета әзер. Хәзер күчтәнәчләр әзерләргә кирәк. Нәрсәләр җибәрик микән? (вариантлар)

3) Әйе, яулыклар. Яулыклар нинди формада булалар әле? Квадрат. Өстәлләрегездәге "яулыклар" арасыннан квадратларын сайлап алырга кирәк (линейкалар белән үлчибез).

4) Ә хәзер кибеткә бияләйләр алырга барабыз. Ләкин бияләйләр буталып беткәннәр. Аларның размерларына карап парлап-парлап куярга кирәк (2 бияләйдәге мисалларның җаваплары тигез булырга тиеш).

5) Әйдәгез, кызларга төймәләр әзерлибез . Төймәләрне билгеле ритм белән буярга кирәк.

6) Балалар, бу күчтәнәчләрне салырга безнең чемоданнар бар. Алар сюрпризлы. Чемоданны ачып күчтәнәчләрне салыр өчен андагы биремнәрне эшләргә кирәк.

7) Әйе, дөрес әйтәсез,чәчәкләр җибәрик. Чәчәкләр геометрик фигуралар төсле.
а) Зур, кызыл түгел, түгәрәк.
б) Кечкенә, кызыл, түгәрәк түгел.
в) Кечкенә түгел, сары, өчпочмак түгел.
(3 чәчәкле букет барлыкка килә)

8) Лунтик монда килгәндә машинага утырып килгән. Монда ниндидер биремнәр дә бар. Без шул биремнәрне чишеп жавабын тапсак тагын бер күчтәнәчне беләбез. Кроссворд чишү (машина формасында схема).
1. Лунтик бакчага кергән
Биш кызыл алма күргән.
Икесен өзеп алган
Ботакта ничә калган?
2. Урамда 3 кыз уйный иде. Алар янына 2 малай килделәр. Мәсьәләгә сорау куегыз.
3. "Төшеп калган санны тап". (4)
4. Атнада ничә көн? Саныйбыз.
5. Лунтик компот ясарга уйлаган. Аның 6 чиясе булган. Һәр банкага 3 чия салырга кирәк. Ничә банка кирәк?

9) Балалар ракетаның эчендэ кнопкалар бик күп. Кайсы кнопкага басарга икәнен белү өчен схемаларны аңлап, кнопканы сайларга кирәк. Йомгаклау. Без бүген кемгә ярдәм иттек? Безгә нинди белемнәр кирәк булды? Балалар сез булдырдыгыз, безнең ракета әзер, күчтәнәчләр әзер. Лунтик сезгә зур рәхмәт әйтә.

Татарские стихи
для детей