Әбием, әнием һәм мин
Чулпыларын чың- чыңлатып,
Әбием суга барган.
Күлмәкләренә уралып,
Җилфер - җил уйнаклаган…
Шул чулпыларны чыңлатып,
Әни дә суга барган.
Мөлдерәмә чиләкләрдән
Гөлләргә сулар тамган…
Минем дә суга барышым,
Кояш елмая күктән.
Чулпылар-шул, көянтәм-шул,
Күлмәгем генә бүтән…
