Әниемә ял кирәк
Әй, кызлар!
Әй, малайлар!
Тик торыгыз, тыныгыз!
Аз гына да чыкмасын
Сезнең тавыш-тыныгыз!
Кошкай,син дә җырлама!
Пескәй, син дә мырлама!
Бозау, син дә мулама!
Акбай, син дә улама!
Шаулама син дә, тирәк! -
Әниемә ял кирәк!
Р.Миңнуллин
