Тал песиләре
Ике әби, әни, апа,
Әле тагын сеңелем бар:
8нче Март җитте бит
Бүләк әзерлисе бар.
Киттем төшеп әрәмәгә,
Җыйдым тал песиләре,
Зифа талда песиләрнең
Зәңгәрсу төслеләре.
Йомшак песи баласыдай
Битемдә уйнадылар…
Өйдәгеләр бүләгемә
Сокланып туймадылар.
В.Хайруллина
