Бик усал безнең ата каз
Беләсезме, безнең казның
Бәбкәләре унике. -
Яхшы карасаң, - ди әни, -
Берсе булыр синеке.
Әмма ата каз килешми
Әнинең сүзе белән.
Кырын-кырын карый миңа
Гел усал күзе белән.
Беркөн шулай үз бәбкәмне
Булдым тотып карарга.
Тик ата каз канат җәеп
Килде мине таларга.
Ул усалның чукуыннан
Көчкә качып котылдым.
Ә ата каз ана казга
Мактанырга тотынды.
- Күрдеңме, теге малайны
Җибәрдем бит кыйнап, - ди.
Ана каз да аны хуплап:
- Кыйгак, кыйгак, кыйгак, - ди.
Аның усал булуы да
Ярый, бер уйлаганда,
Бәбкәләрне тилгәннәрдән
Саклый мин булмаганда.
Нәҗип Мадьяров
