ДЕТСКИЕ ТАТАРСКИЕ СТИХИ
 
контакты: bala-chaga@mail.ru

Чебиләр

Өй алдында чебиләр:
- Чип-чип-чип! - дип йөриләр.
Кечкенә канатлары,
Муеннары сап-сары.

Күпереп тора йоннары,
Ул - аларның туннары.
Мин җим сипсәм, бииләр.
- Акыллы бит син, Дилбәр,

Сип, сип, сип, сип күп! - диләр.
Үзләре гел чүплиләр.
Җәйләр менә үтәрләр,
Чебиләр дәү үсәрләр.

Шатланырлар, биерләр:
- Без тавык! - дип йөрерләр.
Шулвакыт инде минем
Әни биргән кәрзинем

Йомырка белән тулыр...
Тулырмы? Тулыр!
Яшь әтәчем дә булыр.
Булырмы? Бу-лыр!

- Кикрикүк, - дип, - кикрикүк! -
Мине уятыр иртүк.
- Кикрикүк!
Мин утырам чирәмдә.
Чебиләрем тирәмдә:
- Чип-чип-чип! - дип йөриләр,
Талпынышып бииләр.

Мәхмүт Хөсәен

Татарские стихи
для детей