Чебиләр
Акыллы кыз Гөлфия
Чебиләрне бик сөя:
Әнисе эштә чагында,
Ул аларга җим сибә.
Эндәштеме: "Чеп-чеп!" - дип,
"Ачыктык шул бик-бик!" - дип,
Тирәсенә чебиләр
Җыелыша: "Чик-чик!" - дип.
Их, чебиләр, чебиләр,
Һич тынычлык бирмиләр:
Гөлфиянең кул астында
Черелдәшеп йөриләр.
Ул аларны аралап,
Җим өләшә чамалап,
Ә чебиләрнең анасы
Читтә йөри сагалап.
"Киттек әйдә, туйдык", - дип,
Дәшә тавык барсына.
Гөлфия карап кала
Тимәсен дип карчыга.
Әнәс Кари
