ДЕТСКИЕ ТАТАРСКИЕ СТИХИ
 
контакты: bala-chaga@mail.ru

Корыда яуган яңгыр

Иркен сулап куялар да,
Игеннәр: "Рәхмәт! - диләр. -
Сусап-кибеп беткән идек,
Безгә бик рәхәт!" - диләр.

Ишетәмсең кыярларны,
Кәбестәне, кабакны?
Үрдәкләр, казлар һәммәсе
"Рәхмәт!" диеп кабатлый.

Чәчәкләр дә, агачлар да
Рәхмәт әйтәләр аңа.
Яңгыр ява! Яуган өчен
Яңгырга рәхмәт ява!

Шәүкәт Галиев

Татарские стихи
для детей