Кояш - безнең дустыбыз
Иртә торып юлга чыксак,
Кояш озатып килә.
Көне буе юлда кояш,
Көн буе безнең белән.
Суга керсәк, ул да керә,
Чыныктыра нурлары.
Безнең белән уйный кояш,
Без - кояшның дуслары.
Җәй буе озатып барды
Болыннар буйлап безне.
Тәмле җиләкләр пешереп
Сыйлады һәммәбезне.
Көнгә чыксак, каршы ала
Сибеп җылы нурларын.
Кояш һаман безнең белән,
Без - кояшның дуслары!
Рафис Корбан
