Кырмыскалар илендә
Җәйнең матур көнендә
Күзәт әле, иренмә -
Көне буе эш кайный
Кырмыскалар илендә.
Ничек төзи белгәннәр:
Өйләре катлы-катлы.
Озын, урау юллардан
Чабалар бер-бер артлы.
Яңгыр килсә - посалар,
Өйләре-җылы, җайлы.
Бергәләшеп яшәгәндә
Башта юк һич тә кайгы.
Нәни генә кырмыска,
Ямьнәр өсти тормышка.
Җәй эшләсә, ял итәр -
Ерак калмады кышка.
Факил Әмәк
