ДЕТСКИЕ ТАТАРСКИЕ СТИХИ
 
контакты: bala-chaga@mail.ru

Сабантуй

Бүген бездә Сабантуй,
Эшләреңнең барын куй.
Тизрәк йөгер мәйданга:
Бәйрәм башлана анда.

Кемдә нинди һөнәр бар?
Йөгерергә кемнәр бар?
Кызганмый табаннарны
Урагыз мәйданнарны.

Ә көрәшә кайсыгыз?
Көч сынашып кайтыгыз.
Курыкмагыз егылудан,
Йөгереп артта калудан.

Ансыз булмый Сабантуй,
Колагыңа киртләп куй.
Булмаса һөнәрегез,
Читтән карап йөрегез

Картлар чүлмәк ватканын,
Атлар чабышып кайтканын,
Көрәшчеләр бер-берсен
Җилкә аша атканын.

Карасагыз - бәйрәм бар,
Сусасагыз - әйрән бар.
Ял итәрсез арсагыз,
Үкенмәссез барсагыз.

Фәнис Яруллин

Татарские стихи
для детей