Сәбәп нидә?
...Булмады...
Нәкыйп, Нәҗип, Булатны
Тәки җиңеп булмады!
Югыйсә кышлар буе
Таудан кайтып кермәдем;
Булмагандыр болай ук
Чаңгы шуып йөргәнем.
Булмагандыр болай ук
Чанада шууларым,
Акбай белән бергәләп
Куяннар кууларым...
Гер күтәрдем көн саен,
Ныгысын, дип беләкләр:
Вакыт булмады хәтта
Су ташырга чиләкләп.
Вакыт булмады бер дә
Әнигә булышырга:
Идәннәр себерергә
Һәм казлар куышырга...
Шулай көннәр уздылар,
Җитте сабан туйлары...
Җитте...
Тик малайларны
Тәки егып булмады.
Батыр калып булмады!
...Нигә батыр калмадым,
Нигә җиңәлмәдем мин?-
Беләсезме?
Ә сәбәбен
Үзем беләлмәдем мин.
Ләбиб Лерон
