Тополь
Җәй дә үтәр, көз дә җитәр,
Туңар ул чак курчагым.
Салкын килгәч ябынырга
Сырып куйыйм юрганын.
Мамыкка ник аптырарга?
Җыям ишегалдыннан,
Ап-ак булып җир өстенә
Яуган бит ул топольдән.
Бөдрә чуклы яшел тополь
Кыш киләсен белгәнме?
Әллә курчагыма юрган
Сырасымны сизгәнме?
Әзһәр Габиди
