ДЕТСКИЕ ТАТАРСКИЕ СТИХИ
 
контакты: bala-chaga@mail.ru

Яңгыр телим

Гали яңгыр тели:
"Яңгыр, яу!
Яу, яу, яу!
Басуда иген уңсын.
Үләннәр дә күп булсын.
Безгә катык-сөт булсын!..."
Болытлар бар иде һавада,
Әй тотынды яңгыр яварга.
Яңгыр ява башлагач кына,
Гали качты лапас астына.
Яңгыр көлеп калды шаркылдап:
- Үзең, "яу" дип, яңгыр телисең,
Үзең миннән качып йөрисең.

Бари Рәхмәт

Татарские стихи
для детей