ДЕТСКИЕ ТАТАРСКИЕ СТИХИ
 
контакты: bala-chaga@mail.ru

Айнур үпкәләде

Ап-ак кына, йомшак кына
Кар явып киткән кичтән.
Мондый матур, йомшак карны
Ул көтә иде күптән.

Тәгәрәтеп җепшек карны,
Ясап куйдык Кар бабай!
Менә, малай, бабай инде -
Бар бабайларга бабай!

Иртәгесен Айнур торып,
Тәрәзәгә караса,
Кар бабайдан җилләр искән -
Эреп беткән ләбаса!

Айнур аңа үпкәләде -
Үзен ташлап киткәнгә...
"Чын кыш түгел икән лә бу," -
"Алдакчы" кыш икән лә!

Фирая Зыятдинова

Татарские стихи
для детей