Чыршы
Яңа елны бакчабызга
Чыршы куеп көтәм мин.
Чөнки аны кошлар белән
Бергә бәйрәм итәм мин.
Уенчык та юк чыршымда,
Йолдыз да тормый көлеп.
Уйнап йөрми балалар да,
Аның янына килеп.
Ләкин, дускайлар, ул чыршы
Һич гади чыршы түгел,
Күгәрчен, песнәк, чыпчыклар
Ачалар анда күңел.
Нигә дисәгез, чыршыга
Ашханә куям элеп.
Мин салган җимнәрне алар
Ашыйлар шуннан килеп.
Әзһәр Габиди
