ДЕТСКИЕ ТАТАРСКИЕ СТИХИ
 
контакты: bala-chaga@mail.ru

Кар яуган!

Тәрәзәгә күз салдым
Тордым да бүген иртән.
Күргәч аптырап калдым:
Җирне кем ап-ак иткән?

Урамда нишләгәннәр:
Әллә он сипкәннәрме,
Әллә зур мичкәләрдән
Бик күп сөт түккәннәрме?

Бөтен җирдә ак юрган...
Белдем-белдем - кар яуган!
Әй шәп булган, шәп булган -
Без шуарбыз таулардан.

Зәки Нури

Татарские стихи
для детей