Кыш бабай килә
Котлап бөтен кешеләрне
Яңа ел белән,
Җилдереп кенә пар атта,
Кыш бабай килә.
Зур капчык салган чанага,
Ә анда бүләк:
Уенчык төлке, аюлар,
Бизәкле чиләк.
Машина, мылтык, самолет
Керпе һәм туплар...
Җаныңа ни кирәк, анда
Бөтенесе бар.
Кыш бабай килә җилдереп,
Капчык кулында.
Кар бураннар тузып кала
Аның юлында.
Д.Гарифуллин
